Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 август 2020, 16:44

Сәламәтлек - зур байлык

Халык дәвасы

* Грипп белән авырганда кабыгыннан тазартылган сарымсакны кыргычта кыралар: 1:1 нисбәтендә бал белән (юкә балы яхшырак) бергә бутыйлар һәм йоклар алдыннан бер аш калагы микъдарында ашап, җылы су эчәләр. Дәвалау курсы - өч-биш көн. Катнашманы кулланыр алдыннан гына әзерлиләр.
* Төчкергәндә бер лимонны аз гына суга салып, сүрән утта 10 минут тирәсе пешерергә кирәк. Шуннан аны алып урталай ярырга да, сутын сыгып, ике аш калагы глицерин өстәп болгатырга һәм стакан тулганчы балсалырга.
* Кан басымы югары булганда, бал белән яшелчә сутлары тәкъдим ителә. Мәсәлән, чөгендер, кишер, шалкан сутын һәм балны бертигез күләмдә (әйтик, бер стакан) алып болгаталар. Ике-өч ай көненә өч тапкыр, ашардан бер сәгать алда, бер аш калагы эчәргә. Катнашманы салкын урында сакларга кирәк.
* Югары әчелекле гастрит авыруында көненә өч тапкыр, ашардан 1,5-2 сәгать алда, бал ашарга. Моннан тыш, аны җылы суда эретеп, көненә 120-150шәр грамм эчәргә. Дәвалау курсы - 1,5-2 ай.
Балны җылы су белән катнаштырып эчү зарур, бу исә ашказаны мускулатурасының тонусын киметүгә һәм катнашманың яхшырак сеңүенә булышлык итә.
Читайте нас: