Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 август 2020, 12:40

60 ел бергә

2020 елның 24 августында Ләлә Шәрип кызы белән Рәүф Абдрахман улы Абдуллиннарның бергә тату гомер кичерүләренә 60 ел тулды

Балыклыкүл авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Л.А. Александрова, аларны бриллиант туйлары белән котлап, республика Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау открыткасы тапшырды.
- Мондый парларны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Аларны бик теләп котлыйбыз, бүләкләр тапшырабыз. Андый парлар бездә аз түгел. Рәүф Абдрахман улы һәм Ләлә Шәрип кызы чыннан да лаеклы пар, безнең яшьләр алардан үрнәк алырга тиеш, -ди авыл биләмәсе башлыгы.

Алар гомерләрен кече туган якларына багышладылар. Рәүф Абдрахман улы озак еллар туган «Якты күл» колхозында эшли, ә Ләлә Шәрип кызы авылдашлары сәламәтлеге сагында тора. Лаеклы ялга кадәр Балыклыкүл ФАПында шәфкать туташы була. Дүрт бала - өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Дүрт оныклары һәм ике оныкчыклары өчен алар яраткан нәнәй һәм картәти. Бүген телефон аларның котлауларыннан тынмый.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, илһам һәм шатлык телибез! Бәхетле елмаюлар һәм матур вакыйгалар күбрәк булсын!
Чыганак: https://vk.com/aurgazy.bashkortostan
Читайте нас: