Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 декабрь 2020, 11:55

Республика башлыгы Радий Хәбиров фаҗига урынына юнәлде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, өлкәннәр өчен шәхси пансионатта янгын урынында оператив штаб эшен оештыру өчен Әбҗәлил районына юнәлде.

15 декабрь төнендә Ишбулды авылында янгында 11 кеше һәлак булды, гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

2.54 сәгатьтә ПСЧ-61 дежур пультына 16 кеше булган 1960 елларда төзелгән бинада янгын чыгуы турында шалтыраталар. 3.17 сәгатьтә урынга Хәлил авыл биләмәсенең ирекле янгын сүндерү командасы килә. Уттан биш кешене коткарып була. Янгын хәбәрчесе эшли башлауга карамастан, 11 кешене коткарып калып булмаган.

Кара күмергә әйләнгән бина 2019 елның мартында Мәрхәмәтлелек йорты буларак теркәлгән.

Фото: Башинформ
Читайте нас: