Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 декабрь 2020, 13:25

Депутат район гәзите бүләк итә

«Авыргазы хәбәрчесе» гәзите редакциясе тарафыннан игълан ителгән хәйрия акциясенә район советы депутаты, «Аургазымонтажсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Игорь Иванов та кушылды.

. Мәсәйле һәм Кәбәч авыл биләмәләрендә яшәгән
күп балалы гаиләләргә һәм пенсионерларга ул «Авыргазы хәбәрчесе» район гәзитенә язылу бүләк итте. Бу гаиләләр яңа яртыеллыкта райондагы барлык яңалыклар белән хәбәрдар булачак.
Халык сайланучысы исеменнән Яңа ел бүләген Кәбәч авылыннан Асия Имаметдин кызы Саттарова да алды. Утыз ел ул туган авылында почтальон булып эшләгән. Теләсә нинди һава торышында почта таратуын, биек кар көртләрен авырлык белән үтүен искә төшерә ул.
- Сумкалар авыр иде, элек кешеләр гәзит-журналларны күп алдырдылар. Әлегә кадәр кулбашлар сызлый... Мине искә алганнары өчен шатмын. Яңа ел алдыннан шундый бүләк алу күңелле. Үзем район гәзитенә язылмадым, пенсиям зур түгел. Игътибары һәм кайгыртучанлыгы өчен депутатыбызга рәхмәт, - ди Асия Имаметдин кызы.
Л.Чернова.
Редакциядән: «Авыргазы хәбәр-чесе» район гәзите коллективы «Игелекле язылу» акциясендә катнашучыларга ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Бу игелекле үрнәккә районның башка учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, эшкуарлар да иярер, дип ышанабыз.
Читайте нас: