Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 гыйнвар 2021, 00:49

Яңа туган ике сабый вафат булган

2 гыйнварга каршы төндә Уфадагы 4 нче номерлы балалар тудыру йортында яңа туган ике сабый вафат булган.

Бу турыда мәрхүм баланың атасы Азат К. «Честно говоря» хәбәрчесенә сөйләгән. «Башинформ» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.
«1 гыйнвар иртәсендә Уфадагы 4 нче бала тудыру йортында туган сабый икенче көнне үлде, ул 18 сәгать яшәде. Без карават әзерләгән идек инде, 1 гыйнварда бәйрәм иттек, 2 гыйнварда кайгы килде. Минем сау-сәламәт хатыным тудырган бала берничә сәгатьтән үлүне аңлый алмыйм», — ди әти кеше.
Аның сүзләренчә, бу төнне тагын бер бала үлгән. Күгәрчен районыннан килгән Анастасия исемле хатын да баласын 4 нче бала тудыру йортында тапкан булган.
«Мин кесарев кисеме ясарга сораган идем, тик табиблар үземә таптырды. Минем эчемә бастылар, яңа туган баламны аппаратка тоташтырдылар. Өч көннән аны сүндерделәр, кызым үлде, диделәр. Минемчә, алар сабыйның гомере өчен көрәшмәде», — ди бу хатын.
«Башинформ» агентлыгы рәсми белешмә сорап, хокук саклаучыларга һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Әлегә җавап турында хәбәр ителми.
Читайте нас: