Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 гыйнвар 2021, 01:15

Ирекләреннән мәхрүм итү каралган

.

13 гыйнварда Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ хезмәткәрләре Русия территориясендә эшчәнлеге тыелган һәм экстремистик дип табылган “Башкорт” оешмасының 14 вәкилен кулга алды. Анда берничә теркәлмәгән корал, экстремистик әдәбият һәм тыелган билгеләр табылган.
“Мондый җинаятьләр авыр булып санала һәм алар өчен иректән мәхрүм итү каралган”, - дип аңлатма биргән Коррупциягә каршы үзәк җитәкчесе Илья Якупов.
Былтыр ноябрь аенда Кырмыскалы районында хокук саклау органы хезмәткәрләре “Башкорт” оешмасы белән урындагы әрмәннәр арасында чыккан низагны зурга җибәрми калган иде. “Башкорт” оешмасы вәкилләрен эшкуарларның бизнесын контрольга алырга маташуда гаепләделәр, 37 кеше кулга алынды, шулай ук, кораллар табылды.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Irekl-renn-n-m-hr-m-it-karalgan-632900/?u
ФОто: gazeta.ru
Читайте нас: