Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 февраль 2021, 11:25

Мошенниклар клиентларның хисабын ничек ачыклый?

.

Кешенең банк картасында күпме акча бар икәнен белүнең киң таралган алымы — аның артыннан карап тору. Шулай ук банк кушымталары ярдәмендә дә мошенниклар чит кешенең картасының балансын белешә. Экспертлар сүзләренчә, аннары бу белешмә ярдәмендә кешенең акчасын урлаулары ихтимал. Шуңа күрә мобиль кушымталарда авторизация көчле булырга тиеш. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Безнең мәгълүматлар буенча, авторизация җитәрлек булмау проблемасын банк кушымталарның һәр өченчесендә (31%) очраттык. Бер ел элек бу 63% иде», — ди веб-кушымталарның сакланганлыгын анализлау бүлеге җитәкчесе Ярослав Бабин.
Аның сүзләренчә, бу җитешсезлек нәтиҗәсендә мошенниклар клиентларның хисабын белә, выпискаларны карый, операция шаблоннарын һәм башка төрле операцияләрне белә.
Мошенниклар клиентның ышанычын яулап та, үзләренә кирәкле белешмә алырга мөмкин. Шәхси мәгълүматны тапканнан соң, алар карта номерын белә, аннары банк клиентына шалтыратып, аннан картасының балансын да белешергә мөмкин. Гадәттә, төрле әйберләрне китертү хезмәтен, такси, каршеринг һ.б. кулланган чакта карта номеры чит кешеләр кулына төшәргә мөмкин.
Шул ук вакытта картада акча күләмен белүнең иң гадәти ысулы — кешенең артыннан карап тору. Кеше банкомат экранына хисабының балансын чыгара, кешеләр күп йөри торган урында телефоннан банк кушымтасын ачып карый. Шул чакта мошенниклар корбаны була. Хәзер банклар кушымталарда хисапны яшереп күрсәтү өчен яңа функция ясый башлаган, диелә бу хәбәрдә. Подробнее: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-02-2021/bank-kartasynda-k-pme-akcha-kalganyn-karaklar-nichek-achyklyy-5804451
Читайте нас: