Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 март 2021, 11:21

Бар ул бездә талантлар - бар!

Данлыклы гармунчылар төяге -Авыргазы бишеге.Таһир, Бәхти, Тәлгать,Ачык микән әллә бездәТалантларның ишеге.

Данлыклы гармунчылар төяге -
Авыргазы бишеге.
Таһир, Бәхти, Тәлгать,
Ачык микән әллә бездә
Талантларның ишеге.
Моң таратып калдырдылар
Миңнегазим, Зифнүн, Фәнзил,
Володя, Ришат, Рим һәм Зәки,
«Сәфәр» егете Рәмзил.
Баян тартып, моң яудырып,
Сәмән егетләре
Фәрит белән Наил
Сәхнәдән төшмәделәр.
Халык аларны онытмый,
Минем иманым камил.
Аларны дәвам итүчеләр
Альберт, Илнур, Рәмил, Гаяз.
Кулларыннан төшми бүген дә
Тальян баян һәм кубыз.
Дөнья күләменә чыкты
Оста баянчы Айнур.
Халкыбызның горурлыгы,
Ул бит үзе балкыган нур.
Баян серләрен өйрәтә
Мөгаллимебез Гаяз.
Аның кебек талантлылар
Тирә-юньдә дә бик аз.
Озак еллар эшләп килә
Районның оркестры.
Чөнки Альберт көчен сала,
Ул - аның җитәкчесе.
Көйләр яза, үзе җырлый,
Каян чыгара ул моң?
Башкортстан горурлыгы
Зифа Нагаева ул!
Тукай премиясен алды
Якташыбыз Идрис.
Дөньяда ямь булмас иде
Яшәсәк әгәр синсез.
Талант иясе ул син,
Үтәймуллада туган
Җырлар язучы Урал.
Моңландыра, канат куя
Ул язган дәртле җырлар.
Сәхнәләрдән моң тарата
«Сәфәр»нең егетләре.
Илдус, Илгиз - баянчылар,
Талантның бер дигәне.
Алдынгы урынны алып кайта
Илгиз тальянда уйнап.
Яңавылда кул чаптылар
Аның талантын зурлап.
Солтанморат кызы бит ул
Тел остасы Лилия.
Халык күңелен яулап,
Тормышы шулай үтә.
Көлдерә дә, елата да,
Ул бит безнең Лилия.
Русия киңлекләрен яулый,
Кем дисез сез аны?
Ул бит безнең Кәбәч егете,
Оста баянчы Илнур.
Моң тарата, халкым моңын
Бөтен дөнья халкына.
Шигырь һәм җырлар яза,
Кулда гармун телләре.
Биргән Ходай Дамирга
Талантларны элгәре.
Мират белән Филәрит тә
Сәхнәдә баян тарта.
Баянчылар ансамблен
Бөтен халык ярата.
Яшь, үсмергә Ходайдандыр
Талант бирелгән аңа.
Уктан аткан кебек булды,
Үсеп чыкты Рушана.
Алда әле барысы да,
Үсәр балалар, яшьләр.
Районыбыз күгендә балкыр
Тагын бик күп талантлар.
Миңнерәхим Галиев.
Талбазы авылы.
Читайте нас: