Барлык яңалыклар
Гаилә елы
7 декабрь 2018, 12:55

Яшь һәм активлар

Иске Әпсәләмнән Кадрмаевлар „Яшь гаилә-2018” республика конкурсында берьюлы ике номинациядә грамота яулады.

Алар яшь һәм матур: әле утыз яшькә дә җитмәгәннәр. Ике кызлары бар: Камилага биш, Эльвинага дүрт яшь. Алар бергә бәхетле. Шунлыктан республика сәхнәсендә чыгыш ясау да алар өчен җиңел булды. Монда да, тормыштагы кебек үк, үзара аңлашу, ярдәм таләп ителә.
Конкурс гаилә квесты форматында барды. Финалга чыккан җиде гаилә төрле сынауларны уңышлы үтте. Номерлар алдан әзерләнмәде.
Кадрмаевлар ике номинациядә - „Иң кыю гаилә” һәм „Башкортстан Республикасының иң интеллектуаль яшь гаиләсе” - бүләккә лаек булды.
Газпромда мастер булып эшләгән Фаил Фәрит улы һәм балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хәмит кызы актив тормыш алып баралар. Авылда бәйрәмнәр алардан башка үтми. Ир белән хатын дуэт белән җырлыйлар, кызлар биергә ярата. Хуҗалар „Йорт комплекты” торак программасын файдаланып төзегән яңа йортта яшиләр.
- Без беренче тапкыр катнашкан республика конкурсы яңа уңышларга рухландырды, - диде яшь ана.
Читайте нас: