Барлык яңалыклар
Гаилә елы
18 декабрь 2018, 13:50

«Гаилә»дә һәр бала кадерле

«Гаилә» районара үзәге опекага алган балаларга Яңа ел бүләге тапшырачак.

Монда тулы булмаган, аз тәэмин ителгән, күп балалы, тәрбиягә алган гаиләләрдән 41 бала исәптә тора. Ата-аналары белән алар 22 декабрьдә «Гаилә ялы»нда катнаша ала. «Гаилә» үзәгендә кул астындагы материаллардан әйберләр ясау буенча осталык дәресләре оештырылачак. Балалар үзләренең хыяллары, теләкләре турында язып «Кыш бабай почтасы»на җибәрә алачак. Уеннардан, конкурслардан соң, Кыш бабай белән Карсылу малайларга һәм кызларга бүләкләр таратачак.
Читайте нас: