Барлык яңалыклар
Гаилә елы
30 гыйнвар 2019, 11:56

"Әкияттә кунакта" гаилә ялы

26 гыйнварда район халкы һәм кунаклар "Гаилә" районара үзәге бүлегендә үткән Гаилә ялына җыелды,

Ул бу айда "Әкияттә кунакта" исеме астында үтте һәм Русиядә Театр елын ачуга багышланды.

Чара кунакларын бай эчтәлекле кызыклы программа көтте - малайлар, кызлар, ата-аналар белемне арттыру һәм күңел ачу мәйданчыкларында теләп катнашты.
Гаиләләр район мәдәният сарае белгече Залилова Фирүзә Айбулат кызы белән актер уеннарында актив катнашты. Сәхнәдә йөрергә, ритмик тән хәрәкәтләре ясарга өйрәнделәр. Актер уеннары мавыктыргыч үтте. Аннары балалар рус халык әкияте "Шалкан"ны импровизацияләүдә катнашты. Алар үзләрен актерлар ролендә сынап карады. Курчак театрында "Кызыл башлык" әкияте кызыклы үтте. Анда бүлек белгечләре катнашты. Тамашачылар бәләкәй сәхнәдә барган күренешне тын да алмыйча күзәтте. Арытаба кунакларны пластик кашыклардан курчаклар ясау буенча осталык дәресе көтте. Бу мәйданчык "Альтаир" балаларга өстәмә белем бирү бүлеге белгече Галиева Винера Сәлимьян кызы җитәкчелегендә эшләде. Аның ярдәмендә балалар кул астындагы материаллардан матур курчаклар эшләделәр.

Чара азагында балалар татлы бүләкләр алды.
Гаилә ялы өлкәннәргә һәм балаларга күңел күтәренкелеге бүләк итте. Теләге булган кешеләрне киләсе Гаилә ялына түземсезлек белән көтеп калабыз.
Чара партнерлары булып Авыргазы районы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча бүлеге, Авыргазы мәдәният сарае, "Альтаир" балаларга өстәмә белем бирү бүлеге чыгыш ясады. "Гаилә" көньяк-көнбатыш районара үзәгенең Авыргазы районындагы бүлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен чара партнерларына рәхмәт белдерә һәм арытаба да хезмәттәшлек итүләренә ышана, шулай ук кызыксынган оешмаларны хезмәттәшлек итәргә чакыра. Чарада катнашу җәмәгатьчелеккә сезнең оешма эшчәнлеге турында сөйләргә, эш юнәлешләрен күрсәтергә һәм ачарга булышлык итәчәк. Катнашу чара кысаларында үз мәйданчыгың эшен оештыруны күздә тота.

"Гаилә" көньяк-көнбатыш районара үзәгенең Авыргазы районындагы бүлеге.
Читайте нас: