Барлык яңалыклар
Иҗат
26 март 2019, 16:11

Дөньясы корый...

Бардым беркөн ТалбазыгаСөт артыннан магазинга:Кирәк өйгә азык-төлек.Авыллар бит хәзер үлек.

Шул РайПО ташка баскан -

Бүтән берни юк, туган!

Юк бернәрсә авылда,

Хәерчелек анда-монда...

Колхоз таркалды мәнгегә,

Яшьләр китәләр себергә.

Авылларда юк бит эше,

Ни эшләргә тиеш кеше?!

Мәктәпләр ябык торалар,

Лицейга йөри балалар.

Авылда калды карт-коры,

Өйләр тора кара-соры.

Эшсез яшьләр дингә китә,

Мәчеттән чыкмыйлар хәтта!

Берәу ярлы, берәу бик бай –

Дөнья тигезсез, ай-һай!

Берәу баей да баей,

Икенчесе тешен кайрый!

Пенсияне аз бирәләр,

Картлар чирдән бөгеләләр...

Телевизор матур яңгырый,

Тик нигә соң дөнья корый?..

Динар Фаткуллин.