Барлык яңалыклар
Иҗат
5 апрель 2019, 10:28

Ни эшләргә, ягьни бер райондашның караңгы уйлары...

Мин дипломлы яшь белгеч,Тик өемдэ утырам.

Мин - дипломлы яшь белгеч,

Тик өемдэ утырам.

Эш табу максатыннан,

Анкеталар тутырам.


Кайсы эшкуарга барма,

Резюмене сорыйлар.

Туры эшкә чакыру юк –

Тәжрибәне сорыйлар!


Инде буш сузләрне тыңлап

Хәлдән тайдым бит инде.

Әй, алдакчы туганкайлар,

Алыгыз эшкә мине!


Ничә ел йөрим буталып

Талбазы якларында.

Матур биналар монда куп –

Урап чыктым барын да!..


Тик нәтижәсе юк, дуслар,

Эш юк бит бу районда.

Уземне саный башладым

Эшлексез, ялкау туңга!


Бәлки, мин шундый булдыксыз,

Шуна алмыйлар эшкә?

Кузгә яшьләр тыгыла –

Куңелем бигрәк нечкә!


Атып бәрдем резюмене

Мин бервакыт чуплеккә.

Бәлки, берәрсе табыр да...

Баш эшли бит этлеккә!..


Хәзер инде тик Аллага

Ышанам эш табуда.

«Бир миңа яхшы эшне!»,-

Дога укыйм басуда.


Ул әлегә эш биргәнче

Йоклап алаем әле.

Төш вакыты житте ич –

Йокынын иң шәп мәле!



Кулдан төшми телефоным,

Интернетта чокынам.

Эш бирсәгез минә хәзер,

Жиң сызганып тотынам!..

Д.Фаткуллин.
Читайте нас: