Барлык яңалыклар
Иҗат
12 апрель 2019, 09:51

Әйдәгез субботникка !

Яз килә. Карлар эри,Эссе генә кояшта.

Ал көрәк һәм тырмаңны,

Чык субботника тышка!


Бөтен дөньяда су ага,

Авыргазы да ташты.

Телевизорны сундерик -

Ял иттерик без башны!


Саф һавада әй, нык рәхәт,

Кузләр чагылып китә!

Йорт алдындагы кары да

Мине өзелеп көтә...


Атладым абзар ягына,

Алдым мин саплы көрәк.

Юп-юеш авыр карны

Ыргыткаларга кирәк.


Курсәтәм мин узем үрнәк

Мондагы куршеләргә.

Әйдә чыксыннар барсы да

Дөньясын эрәтләргә!..


Бөтен районда хәзер

Кыр эшләре башланыр.

Халык сусагандай эшкә

Озакламый ташланыр.


Әйдәгез, дуслар, чыгыйк,

Урамга субботника.

Табигать рәхмәт укыр,

Бәлки, һәр работника!..

Д.Фаткуллин.

Фото интернеттан алынды.

Читайте нас: