Барлык яңалыклар
Иҗат
16 Май 2019, 17:22

Гаилә - ул бәхет учагы

Бала-чага шат авазларыннанЙорт-ил эчләре шау-гөр килә.

Тормыш юлларында адашмаска

Юл күрсәткән маяк - гаилә.

Балачакның иң гамьсез чагы,

Гаилә - ул бәхет учагы.


Үрнәк булып торган парлар бар ул,

Күбрәк булсын иде андыйлар.

Тал бишекләр буш тормасын әйдә,

Бисмиллалы тусын сабыйлар!

Балачакның самими чагы,

Гаилә - ул бәхет учагы.


Тик изгелек орлыклары гына

Салынсын кешелек җанына.

Тәрбия сүзләре дога кебек,

Сеңдерелсен бала канына!

Сүнмәсен гаилә учагы,

Өстәп җибәр наз аңа тагы.


... Гаилә - ул бәхет учагы,

Ата-ана җылы кочагы.

Ихата бәрәкәте сагы -

Ак күңелле нәнәң бар чагы...

... Сабыйларның елмайган чагы,

Гаилә - ул бәхет учагы!

Зөлфия ГАЗИЕВА.

Корманай авылы.
Читайте нас: