Барлык яңалыклар
Иҗат
28 Май 2019, 13:54

Депутат ярдәм итәчәк

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әмир Ишемгулов һәм төбәкнең җәмәгать оешмалары вәкилләре район мәктәпләре һәм башкорт гимназиясенең талантлы укучылары белән очрашты.

Очрашу «Альтаир» балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе каршында эшләгән сәнгать керамикасы студиясендә үтте. Аның җитәкчесе Зәки Нагаев балаларның казанышлары, аларның республика һәм төбәк конкурсларында катнашулары турында сөйләде. Кунаклар укучыларның керамикадан ясаган әйберләрен кызыксынып карады. Очрашуда катнашучылар яшь буынны рухи һәм әхлаки тәрбияләү, алар белән эшләү турындагы әңгәмәдә актив катнашты. Балаларга матурлыкны күрергә өйрәтергә кирәклеген билгеләделәреләр.
Керамика студиясе җиһазлар һәм кирәкле материаллар сатып алуда авырлык кичерә. Ә.Ишемгулов республикада Кытайда җитештерелгән түбән сыйфатлы сувенирлар күплеген, үзебездә тиешле стандартларга яраш-лыларының булмавын билгеләп үтте. Зәки Исмәгыйль улы әлеге вакытта раслау өчен Уфага җибәрелгән сувенир продуктлары үрнәкләрен күрсәтте. Депутат мондый эш белән шөгыльләнүчеләрнең аз булуын, ә сәнгать керамикасын үстерүгә ярдәм итү мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки алар халык кәсепләрен тергезүгә зур өлеш кертә, диде ул.
- «Бердәм Русия» партиясе иҗади, рухи кыйммәтләрне үстерү идеясе белән янучы кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, - диде Әмир Миңлеәхмәт улы.
Ул партия исеменнән укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен «Бал йорты» музеена кунакка чакырды. Балалар аңа керамикадан эшләнгән бал мичкәсе белән аю бүләк итте. Бүген студия әгъзалары 2020 елда Уфада100дән артык ил катнашлыгында үтәчәк Фольк-лориадага сувенир әйберләр эшләү белән мәшгуль.
Читайте нас: