Барлык яңалыклар
Иҗат
7 июнь 2019, 11:23

Умарта корты

Коръән Кәрим изге китапХак сүзләрнең тезмәсе.

Борынгы ул язмаларда

Бардыр нәхел сүрәсе.

Илаһи Зат аятьләрне

Безгә күктән иңдергән.

Саф итәргә күңелләрне

Туры юлга күндергән...

Ал чәчәкләргә уралып

Җырга күмелгән йорты.

Таңнан торып эшкә чума

Уңган умарта корты.

Гөлдән гөлгә килеп кунып

Безләп оча пакизә.

Урманнарны, яланнарны

Армый-талмый ул гизә.

Чәчкәләрнең таҗларыннан

Татлы тамчы түгелә.

Нигъмәт тулы кәрәзләрдән

Алтын нурлар сибелә.

Тырышлыкка, пөхтәлеккә

Өйрәтә кешеләрне.

Тик хезмәттә була табып

Бал кебек җимешләрне.

Наил ЯЗДАНОВ.

Кәлчер-Буран авылы.
Читайте нас: