Барлык яңалыклар
Иҗат
13 август 2019, 13:50

Күлдә балык үлә!..

Пычрак савытка нәрсә салсаң да әчи. Гораций.

Бик гажәеп хәл булды
Бу көннәрдә Талбазыда:
Балыклар күпләп кырылды
Софипольнең сазында!
Жәмәгать зур аптырашта,
Күзләр акаеп чыкты.
Бу ахырзамандыр, диеп
Халык ныклы курыкты.
Меңләгән эре балыкның
Мәетләре өскә калкты.
Бу күренешне телевидение дә
Кызыклы диеп тапты!..
Бу хәл ник килеп чыкты -
Жавабы өстә ята:
Якындагы заводлар бит
Химикатлар тарата!..
Барча зарарлы мәтдәләр
Шушы күлгә агыла.
Шуңа күрә балыклар да
Күпләп-күпләп кырыла!
Хәзер бу күл үлекләрнең
Зираты булды шул.
Э бит бар иде заманнар –
Балык мыжгып торды, мул!
Күңел сыкрый минем әле
Бу шигырьне язганда.
Мең ләгънәтләр укыйлардыр
Бар жәнлекләр дөньяда!
Тәбигатькә төкреп карау
Әнә шуңа китерә.
Житәр йоклап яту, туганнар,
Өйләрдә кикерә-кикерә!
Туктатыйк бу гыйбрәтлекне,
Бармасын болай һаман.
Әйтер фикерне яздым мин,
Шунда бар сүзем тәмам!
Динар Фаткуллин.
Читайте нас: