Барлык яңалыклар
Иҗат
15 август 2019, 17:19

Илһам алам табигатьтән

Балачактан йөрдем болыннарда,Җиләк җыйдым яшел акланда.

Яшьлегемнең гүзәл хатирәсе

Күңелемдә һаман саклана.


Балачактан күрдем гүзәллеген

Табигатьнең - урман,кырларның.

Моңландым мин кошлар тавышына

Шуңа багышладым җырларым.


Балачактан күңелемә керде

Гармуннарның моңлы көйләре.

Сүзен әйтми генә аңлатучы

Әйтелмәслек йөрәк серләрен.


Илһам алам һаман табигатьтән,

Көч, дәрт тоям җирдә яшәргә.

Салкын кышларны да үз иткәнгә

Яшь кар яуса, мин дә яшәрәм.


Олыгайсаң да, күңел яшь икән ул,

Яшьлек хисе һаман тирелтә.

Үткәннәрнең гүзәл хатирәсе

Сагышларга манчып тилертә...

Фәния Хәсәнова.

Ишле авылы.
Читайте нас: