Барлык яңалыклар
Иҗат
3 сентябрь 2019, 18:27

Яңа уку елы башланды, яки бер укучының уйлары...

Уку – энә белән кое казу. (Татар халык мәкале)

Вакыт уза да, уза
Яшен тизлеге белән.
Көз дә килеп житте инде –
Саргая тышта улән...
Уку елы башланды,
Каникуллар да бетте.
Белем алырга кирәк,
Ял итеп туйдык, житте!
Уку әсбапларын алдан
Кибеттән алып куйдык.
Бәйрәмне каршыларга ич
Бер тавык алып суйдык.
Тагын БДИ белән башны
Катырырлар инде, уф!
Шуңа әзерләнгәнче,
Казыр идем мин картуф!
Тагын яңа дәресләр
Өстәлер инде безгә.
Йөреп былмас моннан кире
Урамда катып төзгә!..
Телефонда да азрак
“Утырырга” булачак,
Чөнки өйгә эш белән
Башлар кайнап торачак!
Ярый, күрсеннәр эйдә
Шат йөзне күрше-күлән.
Котлыйм барыгызны да
Яңа семестр белән!
Д.Фаткуллин.
Фото: https://yandex.ru/images
Читайте нас: