Барлык яңалыклар
Иҗат
17 сентябрь 2019, 14:50

Алтын алма

Төсле яфраклар кыштырдапИсте алмалы һава.

Төсле яфраклар кыштырдап
Исте алмалы һава.
Яңгыр түгел, гүя, күктән
Алтын алмалар ява.
...Һәм малай керде бакчага,
Эзләде кызыл алма.
Алмагач эндәште аңа:
-Рөхсәт сорамый алма!
Үрелгән кулын төшерде
Мышкылдап шунда малай.
Алмагач булып сөйләшкән
Артта бакчачы бабай.
Кеткелдәп көлде бакчачы:
-Һич үпкәләмә, балам.
Хәзер сиңа иң матурын
Мин үзем сайлап алам.
Юмарт көзнең күчтәнәчен
Авыз итмичә калма.
Иң кызылы, иң сусылы,
Иң баллысы бу алма!
-Үскәч, бабакаем, сезгә
Ярдәм итмичә калмам...
...Нәни учта зуп-зур булып,
Елмайды тәмле алмам!
Зөлфия Газиева.
Читайте нас: