Барлык яңалыклар
Иҗат
23 сентябрь 2019, 18:05

Г.Ибраһимов исемендәге район китапханәсендә Зөлфия Газиеваның «Туган ягым - Авыргазым» исемле шигъри җыентыгының презентациясе үтте

Авыргазы районы гимны авторы Корманай авылында дөньяга килгән.

Табигатьтән бирелгән сәләтен Башкорт дәүләт университетының филология факультетында (анда 1984 елда укырга керә) укыган чорда үстерә. Университетны тәмамлагач, Кешәнне урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. «Илһам чишмәсе» әдәби иҗат түгәрәге оештырып, балаларда шигърияткә мәхәббәт уята.
Зөлфия Газиеваның әсәрләре район, республика һәм төбәкара басмаларда дөнья күрә. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар Башкортстан һәм Татарстан радиостанцияләре эфирында яңгырый. Шагыйрәнең талантын республикада үткән фестиваль һәм конкурсларда яулаган приз- лы урыннары раслый. 2007 елда Нефтекама шәһәрендә үткән төбәкара фестивалендә «Күпкырлы талант иясе» номинациясендә диплом белән бүләкләнде. 2017 елда Бәләбәй шәһәрендә үткәрелгән «Илһам чишмәләре» төбәкара шигърият фестивалендә «Шагыйрь һәм заман» номинациясендә җиңү яулап, Диплом һәм премиягә лаек була.
З.Газиева тормыш, балалар, мәхәббәт, туган як табигате турында шигырьләр, хикәяләр, нәсерләр, парчалар, очерк-мәкаләләр яза. Аның иҗат җимешләре «Духовная жизнь Аургазинского района», «Ивовый край -Толбазы» китапларында, дүрт телдә чыккан «Салават күпере» исемле шигырьләр җыентыгында дөнья күргән. «Туган ягым - Авыргазым» җыентыгын якташларына багышлаган. Китап район хакимияте ярдәме белән басылган. Җыентыкның презентациясендә район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов һәм аның социаль мәсьәләләр, кадрлар буенча урынбасары Сергей Цукановлар, авторны котлап, аңа Рәхмәт хаты тапшырдылар. Шагыйрә З.Газиеваның изге хезмәтен югары бәяләп, район мәдәният бүлеге начальнигы Б.Баһаветдинов, «Зәңгәр чишмә» әдәби берләшмәсе рәисе В.Акбашев та Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Чарада Зөлфия кунаклар алдында шигырьләрен укыды һәм үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Китапханәдә шулай ук «Болытлар артында кояш бар!» дип исемләнгән иҗади күргәзмә урын алды. Автор икенче җыентыгы өстендә эшли башлавы, анда мәхәббәт хакында шигырьләр булачагы хакында сөйләде.
«Шагыйрь өчен иң мөһиме - тормыш: якты хисләр, уңай эмоцияләр, яхшы күңелле кешеләр белән очрашу, табигатькә мәхәббәт. Шагыйрь тормыштан илһам алып яши. Шуңа да тормышны яратырга кирәк», - диде З.Газиева беренче җыентыгының презентациясенә йомгак ясап.
Читайте нас: