Барлык яңалыклар
Иҗат
8 апрель 2020, 12:00

Коронавирус, кит моннан!

Телевизор бертуктаусыз Кычкыра әй: "Карантин!"

Телевизор бертуктаусыз
Кычкыра әй: "Карантин!"
Бер машина азык-төлек
Куркыштан алдым бит мин.

Бәдрәф кәгазен тутырдым
Келәткә комсызланып.
Әй, туганнар, башкайларым
Бетте ич нык буталып!..

Авыл тып-тын, бер кеше юк -
Барсы да өйдә ята.
Ә телевизор көне-төне
Куркыта да, куркыта!

Күпме йөрер дөнья буйлап
Бу коронавирус?!
Эшкә бармагач хәзер
Карточкамда да минус!

Чәйләр эчеп, ашлар ашап
Йортта һаман ятабыз.
Төшенкелеккә бирелелеп
Авызны без салмабыз!

Әйдә инде, якташларым,
Чак кына түзеп торыйк.
Бу вирусны китсен диеп
Аллаһтан ярдәм сорыйк!..
Динар Фаткуллин.
Читайте нас: