Барлык яңалыклар
Иҗат
19 Май 2020, 09:00

Туган якларымда таңнар ата

Туган якларымда таңнар ата... Әткәй торып, тәрәз ачкандыр.

Туган якларымда таңнар ата...
Әткәй торып, тәрәз ачкандыр.
Сабый чагым, әнкәй, иртүк торып,
Синең янга килеп баскандыр.

Туган якларымда таңнар ата...
Юксынуым - сагыш билгесе.
Тел очымда йомшак ипи тәме,
Хәтеремдә җылы сөт исе.

Туган якларымнан таңнар ата...
Моңсулыгым, ахры, Ходайдан.
Балачагым миңа кулын изи
Бәбкә көткән яшел тугайдан.

Туган якларымнда таңнар ата,
Кошлар сайрый бакча түрендә.
Очып кайтыр идем, әткәй-әнкәй
Көтеп торса капка төбендә.
Асия Яппарова.
Читайте нас: