Барлык яңалыклар
Иҗат
27 август 2020, 18:05

Казан шәһәрендә Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды

Бүген Казан шәһәрендә татар һәм башкорт халкы өчен мөһим чара булды

Шәһәрнең Мостай Кәрим исемендәге скверында, Ырынбур тракты белән Даурская урамнары киселешендә Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Тантананың кунаклары – Башкортстан һәм Татарстан Башлыклары Радий Хәбиров белән Рөстәм Миңнеханов булды.
Һәйкәлнең гомуми хакы 45 миллион сум тәшкил иткән. Бу катлаулы композицияләр Җаек таулары киртләчендә утырган шагыйрь сүрәтләнгән. Аның авторы – илнең рәссамнар берлеге рәисе, Русиянең халык рәссамы, скульптор Андрей Ковальчук. Бүген ул Татарстан Президентының Рәхмәт хатын алды һәм Башкортстанның югары дәүләт наградасы – Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде.
Радий Хәбиров белдерүенчә, бу һәйкәл ике республиканың Русия мәнфәгатендә чәчәк атуы һәм алга баруы символы булачак.
– Безнең өчен Казанның йөрәгендә Мостай Кәримгә һәйкәл ачу зур абруй. Ул безнең өчен һәр вакыт рухи остаз булды, ул Татарстанны яратты һәм ике халыкның якын дуслыгы яклы булды. Рөстәм Нургали улы, бу һәйкәлне ачуны Башкортстан белән Татарстанның какшамас, һәм сезнең белән минем чын ирләр дуслыгы символы дип исәплик, – диде Радий Хәбиров.
– Былтыр, Башкортстанның йөз еллыгы вакытында без Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган иде. Быел исә Татарстанга 100 ел тула һәм бүген тагын безнең халыклар өчен куанычлы күренеш. Без башкорт әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашкан, җәмәгать эшмәкәре Мостай Кәримгә һәйкәл ачабыз. Аның исеме алтын хәрефләр белән Русия һәм дөнья әдәбияты тарихына язылган. Аның әсәрләре һәр вакыт тирән мәгънә, самимилек, гүзәллек һәм бай тел, башкорт милли колориты белән аерылып тора, – тине Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Читайте нас: