Барлык яңалыклар
Иҗат
27 август 2020, 00:25

Минтимер Шәймиевка бюст куелды

Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Русиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевка бронза бюст ачу тантанасы булды.

Русия Президенты указы белән Русия Герое яисә Хезмәт Герое исеме бирелгән кешегә аның ватанында бронза бюст куела.

Тантана башланыр алдыннан мөхтәрәм кунаклар авыл зиратында булды һәм Минтимер Шәймиевның әти-әнисен искә алдылар. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак булган татар шагыйре Нур Баян һәйкәленә чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бюст ачылу Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында уза.

«Бу - татар һәм республиканың күпмилләтле халкы тарихында иң мөһим чорларның берсе. Аңа безнең хөрмәтле Минтимер Шәрипович бик күп данлы битләрне язды. Аны башкалардан максатчанлык, стратегик фикерләү, ә иң мөһиме - туган җиргә эчкерсез мәхәббәт аера. Бу вакыт эчендә Татарстан беркайчан да урында тормады һәм һәрвакыт алга барды», - диде әлеге Президент.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевка барлык татарстанлылар исеменнән башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде. "Минтимер Шәрипович - безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Без барыбыз да аның үрнәгендә тәрбияләндек һәм аңа чын күңелдән рәхмәтле", - диде ул.

Минтимер Шәймиев, үз чиратында, аның эшчәнлегенә югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдергән. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге вакыйганы барлык татарстанлыларның намуслы хезмәте нәтиҗәсе буларак кабул итә. Республиканың югары казанышлары Татарстанның тату һәм хезмәт сөючән халкы эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды, - дип ассызыклаган ул.

Минтимер Шәймиев авылдашларына аның эшчәнлегенә һәрвакыт ярдәм итүләре, туган җирен данлаган күренекле якташларны искә алулары өчен рәхмәт белдергән.

"Бюст янында искиткеч парк булдырылды, аны сакларга һәм мәктәпләр, иҗади оешмалар белән бергә зур, файдалы эшләр өчен файдаланырга кирәк. Бу изге эшкә өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт», - дигән ул.

Шунда ук яңа «Бабайда кунакта» паркы ачылган, ул бюст кую урыны белән янәшә төзекләндерелгән. Парк ике авылны берләштерә: Әнәк һәм Поисей авылларын. Урындагы халыкның буа янында ял итү өчен күпфункциональле җәмәгать территориясе барлыкка килгән. Ярда җәяүлеләр өчен барлык шартлар да тудырылган, тротуар, балалар зонасы, спорт мәйданчыгы һәм фонтан төзелгән.

Парк Минтимер Шәймиев биографиясеннән аерым эпизодларны чагылдыручы төрле интерактив зоналар һәм арт-объектларны үз эченә ала.


Фото: bashinform.ru
Читайте нас: