Бу турыда ул “Инстаграм”ында туры эфирда сөйләгән. Ул күпләрнең артистларның тормышын күз алдына да китерә алмауларын әйтә. Соңгы атнада ул тән температурасы 37,8, 37,4 белән концертлар биреп йөргән икән. “Аллага шөкер, КОВИД-19 түгел”, - дигән ул. Ул коронавируска берничә тапкыр анализ биргән. “Мин Ялтада катерда йөрдем, шунда салкын тидердем, Питерда температурам күтәрелде”, - дип сөйләгән ул.