Барлык яңалыклар
Иҗат
8 сентябрь 2020, 12:12

Иң күп чәчкә үскән төбәк

Радий Хәбиров бүтән түрәләргә үрнәк итеп, торак пункт урнашкан район башлыгының эшен мисал итеп китерде. Төбәк җитәкчесе "иң чәчәкле" Башкортстан шәһәре дип Янавылны атады

Республика җитәкчесе моны 7 сентябрьдә хөкүмәтнең оператив җыелышында белдерде.
“Әлеге шәһәр матур һәм күңелле тәэсир калдырды. Бу, мөгаен, безнең республиканың иң чәчәкле шәһәрләренең берседер. Әлбәттә, эшләргә кирәк, проблемалар бар. Ләкин, беренчедән, анда чиста, икенчедән, шундый гади төп әйберләр бар: алар бөтен үләннәрне чабалар, чүп үләннәре үсми, барлык подъездлар буялган, беркайда да чүп юк, бик чиста”, - дип уртаклашты Радий Хәбиров Янавылга эш сәфәреннән соң тәэсиротлары белән.
Ул Янавыл районы җитәкчесе Илшат Вазигатовка рәхмәт әйтте һәм аны башка түрәләргә үрнәк итеп күрсәтте.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/I-k-p-ch-chk--sk-n-t-b-k-444286/
Фото: kp.ru
Читайте нас: