Барлык яңалыклар
Иҗат
11 сентябрь 2020, 13:21

Туган җирем, Авыргазым

Тәлгать Кәримов көе (Җыр)

Туган җирем, Авыргазым
Тәлгать Кәримов көе
(Җыр)
Мин гашыйкмын сиңа, туган ягым,
Тау -күлләрең өзелеп яратам.
Башларыма килгән кайгыларны
Синең хакта уйлап таратам.
Кушымта:
Эх, туган ягым, яшәү дәрте бирдең
Сикәлтәле юлдан үткәндә,
Тормыш йомгагының ефәк җебен,
Гомер мизгелләрен сүткәндә.

Сиздермичә еллар үтеп тора,
Чәч – башларга кырау сибелә.
Үткән еллар күбрәк искә төшә -
Олыгаю микән сизелә?
Кушымта.
Олыгайтсын, әйдә, чәчкә кырау төшсен,
Мин яшимен туган җиремдә.
Тәпи китү синдә башланган бит,
Гомерем дә үтсен тик синдә.
29.10.1990.
Читайте нас: