Барлык яңалыклар
Иҗат
8 декабрь 2020, 14:35

Баш мие өчен йога

Бәйләм бәйләү әбиләр мавыгуы дип санала, яшьләрнең бу бертөрле эш белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Ә юкка! Мондый хобби гадә-ти булмаган әйберләр тудырырга гына түгел, нервларны ныгытырга да ярдәм итәчәк.

Бәйләү энәләре белән җепнең кабатлана торган хәрәкәтләре сезнең акыл һәм тәнгә йога кебек йогынты ясый. Бәйләүнең моториканы яхшы үстерүе исбатланган, чөнки бу процесста бөтен баш мие диярлек (маңгай, түбә, баш арты, чигә өлешләре һәм кечкенә ми) катнаша. Кроссворд чишү белән беррәттән, бу төр кул эшләре баш миенең функцияләрен яхшыртырга һәм саклап калырга ярдәм итә. Тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, бәйләү белән шөгыльләнгән өлкән яшьтәге кешеләрдә когнитив бозылулар булу ихтималы, башкалар белән чагыштырганда, 50 процентка азрак.
Талбазыдан йорт хуҗабикәсе Ирина Әмирханова эшләре өчен ачык төсле җепләр сайлый.
Чагу төсләр һәм останың җитезлеге менә дигән нәтиҗә бирә. Аның балаларга бәйләгән күлмәк, шапка, кофта, пинеткалары матур килеп чыга!
- иҗат җимешләремне башка-ларның яратып киюе сөендерә. Ә эшләрем яхшы килеп чыкса, илһамланып яңаларына тотынам, - ди оста.
Читайте нас: