Барлык яңалыклар
Иҗат
20 декабрь 2020, 15:01

Башкортстанда яшәүче кеше кошларны ашату өчен тулы бер шәһәрчек төзегән

Ул кошларга исемнәре белән дәшә.

Белоретта яшәүче 69 яшьлек Сергей Чулюкин даими рәвештә кошларны ашата. Ир - ат үз куллары белән җимлек кенә түгел, кышлаучы кошлар өчен тулы бер шәһәрчек төзегән. Ә барысы да гадәти җимлектән башлана, аны ир үзе ясаган һәм бу урманга алып килгән.
"Монда элдем, аз кебек булды. Нәрсәдер өстәргә теләгән идем. Интернетны ачтым, җимлекләрнең ничек ясалуын карадым. Менә шул вариантка тукталдым. Һәм менә нәрсә килеп чыкты. Кошлар шат" ди ул.
Фото: https:// sun9-.userapi.com/impg/szZ1RXirhVpQ6JTa80Ult-DL_4uNxoKWunfImw/Zy8VGkhYs0g.jpg?size=12
Читайте нас в