Барлык яңалыклар
Иҗат
23 декабрь 2020, 15:47

“Сеңелкәш” фильмы Италиядә!

“Сеңелкәш” фильмы Италиядә X “Витторио Венето” халыкара балалар фильмнары кинофестивалендә яшьләр фильмнары арасында иң яхшысы дип табылды.

Конкурс программасында Кытайдан, Һиндстаннан, Русиядән, Чехиядән, Германиядән һәм Италиядән 12 фильм катнашты. Алар онлайн форматта күрсәтелде.
Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән картинаның режиссеры – Александр Галибин. Кино РФ Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд булышлыгында “Мотор Фильм Студия” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелде. Ул 2019 елның 19 сентябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100еллыгы уңаеннан зур экранга чыкты.
Фильм Мәскәү, Санкт-Петербург, Плесс, Ялта, Светлогорск, Выборг, Волокаламск, Смоленск, Түбән Новгород, Төмән, Владимир, Тамбов һәм Туапсе шәһәрләрендә узган фестивальләрдә, шулай ук Лондонда, Брюссельдә һәм Венада күрсәтелде.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-d-ni-mokhit-/Se-elk-sh-filmi-Italiyad-604513/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_cam
Фото: Башинформ.
Читайте нас: