Авыргазы хәбәрчесе
-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иҗат
1 гыйнвар 2021, 02:00

Якташыбызны Сочида да ишеттеләр

Зөлфия Газиева «AKVA-TEMP+» шигърият фестивалендә катнашты.

Корманай авылыннан якташыбыз, районның «Зәңгәр чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзасы Зөлфия Газиева күптән түгел Сочида «AKVA-TEMP+» музыка-сәнгать иҗаты халыкара конкурсы-фестивалендә булды.
Шигырьләр, җырлар, хикәяләр авторы татар телендәге шигырьләрен укыды. Тамашачылар аларны җылы кабул итте. Профессионализм һәм осталык өчен Рәхмәт хаты һәм фестиваль символы - статуэтка белән бүләкләнде.
Моңа кадәр Зөлфия Газиева республикада басылып чыккан «Кызыл таң» гәзите һәм «Толпар» журналы үткәргән төбәкара шигърият конкурсы дипломанты булды.
Исегезгә төшерәбез, З.Газиева татар телендәге Авыргазы районы гимны тексты авторы да.
Е.ЯКОВЛЕВА.
Читайте нас