Барлык яңалыклар
Иҗат
29 гыйнвар 2021, 14:09

Концертка чакырабыз!

31 гыйнварда Уфа дәүләт рус драма театры каршындагы мәйданда Студентлары көненә һәм Халыкара Интернетсез көнгә багышланган «Даёшь молодёжь!» дип аталган бәйрәм концерты була.

Оештыручылар яшьләргә компьютер һәм смартфоннарны читкә куеп, реаль тормыштан ләззәт алырга, һәм, ниһаять, офлайн режимга керергә тәкъдим итә. Бәйрәмдә башкорт эстрадасы артистлары – Рөстәм Гыйззәтуллин, Раил Өметбаев, Зилә Бәхтиева, Алтынай Вәлитов, МС Баш, «Zainetdin» Этно-проекты һәм «Elvin Grey» лейблы артистлары катнашачак. Чараның хедлайнеры - БРның атказанган артисты Elvin Grey (Радик Юльякшин).
Бәйрәм концерты 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак. Хөрмәтле уфалылар һәм башкала кунаклары! Сезне әлеге чарага чакырып калабыз һәм җәмәгать урыннарында битлек кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-d-ni-mokhit-/31-giynvar
Читайте нас: