Барлык яңалыклар
Иҗат
17 февраль 2021, 10:59

Башкортстанда “Тере классика” халыкара конкурсы старт алды.

.

Иҗади мөмкинлекләр ачыла

Башкортстанда әсәрләр укучыларның “Тере классика” дип аталган халыкара конкурсы старт алды.
Анда катнашучылардан алар үзләре яраткан, ләкин мәктәп программасына кермәгән проза китабыннан өзек сайлап алып, шуны тәэсирле итеп уку таләп ителә. Конкурс финалистлары “Артек” Халыкара балалар үзәгенә юлламалар белән бүләкләнәчәк. Конкурсның суперфиналы тәүге тапкыр Санкт-Петербургта узачак.
“Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанда сәләтле балаларга үзләренең сәләтләрен үстерү, иҗат бәйгеләрендә кайнап яшәү өчен бар мөмкинлекләр булдырылган. Ел саен безнең укучылар ил күләмендә үткәрелгән зур конкурсларда җиңү яулый, Башкортстан данын еракларга таныта.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/I-adi-m-mkinlekl-r-achila-680891/?utm_source=vk&utm_m
Фото:
bashinform.ru
Читайте нас: