Барлык яңалыклар
Иҗат
17 февраль 2021, 18:37

Игътибар!

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повесте буенча “Фатыйма” драмасын тамашачылар беренче тапкыр 26, 27, 28 мартта карый алачак.


Уфа «Нур» татар дәүләт театрында тулы куәтенә премьерага әзерлек бара. Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повесте буенча “Фатыйма” драмасын тамашачылар беренче тапкыр 26, 27, 28 мартта карый алачак. Инсценировка театрның әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллинаныкы.
Спектакльне сәхнәгә куюга “Нур” театрының баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин; Русиянең танылган рәссамы, Русия Федерациясе һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның театр сәнгате өлкәсендәге “Тантана” дәүләт премиясе лауреаты Валерий Яшкулов; композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин; хореограф, Башкортстанның атказанган артисткасы Рәмизә Мөхәммәтшина әзерли.
Повестьнең өч бүлегеннән спектакль өчен Фатыйманың җиңел булмаган тормышын тасвирлаучы беренчесе сайланган.
Бу – хатын-кыз һәм аның мәхәббәте турында мавыктыргыч хикәя генә түгел, ә ил, чор яшәеше турындагы аянычлы тарих. Вакыйгалар узган гасырның илленче елларында җәелдерелә башлый. Сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык, ялангачлык җирлегендә Фатыйма төрле яклап ачылачак – аның сирәк бәхетле минутларын да, чарасызлыктан интеккән озак елларын да күрәчәк тамашачы. Героиняның язмышына күп сынаулар төшә, әмма алар аны сындырмый, киресенчә, рухын ныгыта, көчлерәк итә. Авыр югалтулар, тормышның рәхимсезлеге ахыр чиктә Фатыйманың якты күңеле алдында бирешә.
Спектакльне куюда труппа тулысы белән диярлек катнаша. Фатыйма ролендә театр актрисалары Чулпан Раянова белән Ирина Ганиева, ә аның сөеклесе Михман ролендә Динар Тимершәехов белән Марат Хәсәнов уйныйлар.
Чыганак: https://vk.com/kiziltan102
Читайте нас: