Барлык яңалыклар

Иң яхшы авторларга - бүләкләр

Республикада бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган „Сугыш чорында хатын-кыз язмышы“ басмалар конкурсы старт алды. Аны „Башкортостан кызы“ журналы редакциясе белән Башкортстан Республикасының Хатын-кызлар берлеге оештыра.

Конкурсның максаты - совет халкының Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында хәтерне саклау һәм мәңгеләштерү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек,әби-бабалары өчен горурлык хисләре тәрбияләү, сугыш кырында алышкан һәм тылда Җиңү яулаган хатын-кызларның ролен, батыр-лыгын күрсәтү.
Эшләр февральдән апрель ахырына кадәр кабул ителә. Йомгаклар 2020 елның июнь ахырында ясалачак. Чарада төрле яшьтәге һөнәр ияләре катнаша ала. Конкурс эшләре жанры чикләнмәгән.
Беренче этапны район һәм шәһәр-ләрнең хатын-кызлар советлары үткәрә. Һәр район, шәһәрдән иң бай эчтәлекле өч язма арытаба катнашу өчен „Башкортостан кызы“ журналы редакциясенә [email protected] электрон адресы буенча жюри бәяләвенә тапшырыла. Материалга геройларның фотографияләрен беркетергә, катнашучының яшен, тулы фамилиясен, исемен, атасының исемен, адресын, телефонын күрсәтергә кирәк.
Иң яхшы эшләр сайтта, социаль челтәрләрдә, журнал битләрендә басылып чыгачак. Иң бай эчтәлекле, укучының күңеленә хуш килгән мәкаләләргә 1,2,3 урыннар биреләчәк. Аларның авторларын кыйммәтле бүләкләр көтә.
Р.Ибраһимова.
Фото:https://yandex.ru/images
Читайте нас: