Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2018, 16:43

Юллар, юллар...

Безнең районда яшәүчеләрне нәрсәләр борчый?

Район гәзите төбәк властьлары керткән «Инцидент» компьютер программасы турында язган иде инде. Бу система социаль челтәрләрдәге («ВКонтакте», «Facebook», «instagram», «Twitter», «Одноклассники») жалобаларны һәм мөрәҗәгатьләрне күрсәтә. Кешеләрне дулкынландырган темаларга җаваплар шунда аңлатмалар белән килә, анда «Башкортстан Республикасы башлыгы хакимияте», җаваплы министрлык яки муниципалитет билгесе белән сөйләшү алып барыла. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгының координацияләү башлангычы астында булдырылган дәүләт медиахолдингы, анда республика, шәһәр, район киңкүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән «Авыргазы хәбәрчесе» дә бар, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап кайтару системасына кертелгән. «Инцидент»ның беренче айдагы эш нәтиҗәләре республика халкын медицина хезмәте күрсәтү канәгатьләндермәвен күрсәтте. Күрүебезчә, хәзер сәламәтлек саклау проблемаларына күбрәк игътибар бирә башладылар һәм алар хәл ителә.
Ә безнең районда яшәүчеләрне нәрсәләр борчый? Мониторинг буенча фикер йөрткәндә, бу - юллар, су, газ, урамны яктырту, инвалид баланы дару белән тәэмин итү, мәктәптә туклану, уку йортларында җылы бәдрәфләр мәсьәләләре...
Юлларга тукталып үтик, чөнки алар буенча сораулар күбрәк (10 мөрәҗәгатьнең бишесе).
Айгөл Нурмөхәммәтова ноябрьдә «ВКонтакте»да Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручыга балаларны ташу проблемасын хәл итү, шулай ук җимерелгән юл участогын ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Ташу мәсьәләсе тиз хәл ителгән. Ике чакрым юлда агымдагы ремонт үткәрелгән. Тукай авыл биләмәсе башлыгы Альфрит Бәширов, Тукай - Андреевка юл полотносын капиталь ремонтлау 2019 елның II кварталына планлаштырылган, дип җавап бирде.
Гүзәл Сафина Исмәгыйль һәм аңа күрше авыллар халкы исеменнән юлны реконструкцияләгәннән соң авыл кешеләренең Уфа-Ырынбур трассасына туры чыга алмауларына зарлана. Стәрлетамак ягына чыгу яки Уфа ягыннан авылга керү өчен артык дүрт чакрым юлны урап үтәргә кирәк. Район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әмирхановның култамгасы куелган җавап өметләндерә. «Хакимияттә сез күрсәткән проблема турында беләләр. «Приуралье» юл идарәсе федераль казна учреждениесенә трассадан авыл биләмәсе территориясенә туры керү буенча мөрәҗәгатьне тикшерү үтенече белән хат җибәрелде».
Социаль челтәрләр аша Чулпан, Иске Макар авылларында, Софипольдә Мәктәп урамында начар юлларны ремонтлауны сорыйлар. Гариза бирүчеләр үзләренең авыл биләмәләре башлыкларыннан җаваплар алдылар. Аларны бер сәгатьтә генә
Читайте нас: