Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 декабрь 2018, 11:12

Суны - расписание буенча

Екатерина Соколова Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручыга социаль челтәр аша мөрәҗәгать итте. Ул Андреевка авылында су проблемасын хәл итүне сорый.

Авыл Тукай авыл биләмәсендә урнашкан. Шунда юл тотабыз. Без килгән көнне суүткәргечтә чираттагы өзеклек иде. Авыл Советы белгече Владимир Сорокиннан проблеманың асылына төшенәбез. Урындагы суүткәргеч тузган, ул 1988 елдан файдаланыла. Аны "Путь Ленина" колхозы сузган. Скважинаны нефтьчеләр бораулаган, алар шул чакта ук колхоз җирләреннән "кара алтын" суырткан. 10 чакрым торбаның кайда һәм ничек үтүен хәзер беркем дә белми, чөнки су челтәренең техник паспорты юк. Торба тишелеп чыкканда гына белергә була. Ә алар елына ике-өч тапкыр булып тора.
Электр энергиясен экономияләү өчен, су иртә һәм кич белән икешәр сәгать бирелә. Запас тупларга өлгерсәң - яхшы, ә юк икән - икенче көнне көт. Ихатада су эчәргә сорап мал-туар мөгри, кер юасы, мунча да ягасы бар. Нишләсәң дә, тормыш-көнкүрештә иң таләп ителгәне - су.
Андреевкалыларның коелары булса ярдәм итәр иде. Аларны Тукай авыл биләмәсенең башка авылларында казыйлар, чөнки анда үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы юк. Андреевкада да казып карадылар, ләкин су бик тирән ята. Авыл кешеләре ай саен су өчен һәр ихатадан 200әр сум акча җыялар. Таушалган челтәрләрне хезмәтләндерү бик авырга төшә.
Әгәр торбадан су бәреп чыкса, өстәмә акча таләп ителә. Бу юлы авыл Советы тиз ярдәмгә килде. Экскаваторны нефтьчеләрдән сорадылар, Андреевка ирләре черегән торбаны ямады. Озакка җитәрме икән?
Николай Дмитриев - су буенча иң кирәкле кеше. Аңардан башка булмый. Бу «вазифага» җиде мең сум хезмәт хакына да (халыктан җыелган акчадан бүленә) кеше табуы җиңел түгел. Күндергәннәр. Ул көн саен, ял көннәрсез, эшли. Чирләргә тиеш түгел. Эшкә чыкмаса, кешеләр сусыз калачак. Ат ярдәмгә килә. Аны җигеп, Николай ике чакрым ераклыкта урнашкан зур бумаган насос станциясенә йөри.
Андреевкада 80, күрше Волковода - 10-15 ихата, кышын кешеләр өч йортта гына яши. Монда табигать матур, иркен. 19 гасыр архитектурасы һәйкәле - Андреевка чиркәве бар. Авыл яши, ләкин яшьләр монда кайтып төпләнергә ашыкмый. Көнкүреш уңайлыклары булмаган җирдә дөнья көтәселәре килми. Аларны аңларлык та, чөнки 21 гасырда яшибез бит. Нефть тә таләп ителгән табигать байлыгы. Әмма кара алтын чыккан җирдә яшәүчеләр мөһим мәсьәләләрен хәл итә алмый.
Авыл биләмәсе башлыгы булып монда өченче ел Альфрит Бәширов эшли. Элекке мәдәният хезмәткәренә, әлбәттә, техник сорауларга төшенергә авыррак була. Су белән проблеманы капиталь ремонт хәл итәрме яки реконструкция таләп ителәме? Бәлки, суүткәргеч нык тузган булса, яңасын сузарга кирәктер? Ләкин акча кайдан алырга? Өстәвенә аз түгел.
Авыл биләмәсе хакимияте ярдәм сорап «Урожай» авыл хуҗалыгы предприятиесенә мөрәҗәгать итте. 30 мең сумга 250 метр торба бирде. «Реаль эшләр» проекты буенча бердәмрусиялеләр 74 мең сумлык ике насос сатып алды. Ләкин бу вакытлыча чаралар гына. Зур эшләр башкарасы бар әле.
А.САБИРОВА.
АҢЛАТМА
Айгөл ШӘКИРОВА, район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары:
- Район муниципаль милектә булмаган объектларны финанслау планына кертә алмый. Авыл кешеләренә ярдәм итеп була. Моның өчен суүткәргечне мунициаль милеккә (муниципаль казнага) күчерү процедурасын үткәрергә кирәк. Яңа су челтәрен төзү кыйммәткә төшәчәк. Ә капиталь ремонт, реконструкция ясап була. Алар барысы да төрле программа чикләрендә район бюджетыннан финанслана.Мәсәлән, «Торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү», «Авыл биләмәләренең тотрыклы үсеше» дәүләт программалары. Нинди эшләр башкарылырга тиешлеген ачыклау мөһим. Моның өчен кадастр белгечләренә техник тикшерүгә заказ бирергә һәм объектның техник планын төзергә кирәк. Авыл биләмәсенең акчасы җитмәсә, район бюджетыннан дотация бүлү мөмкинлеге бар.
Әйткәндәй, проект төзү өчен бюджеттан тыш акчалар файдалануның уңайлы мисаллары да бар. Мәсәлән, РАИП республика адреслы инвестицпрограммасына эләгү өчен Сәмән авыл биләмәсенең өч авылында гражданнар җыенында кабул ителгән карар нигезендә бер миллион сумга якын (һәр ихатадан бишәр мең сум) акча җыйдылар. Анда су челтәрләре 20 чакрым тәшкил итә.
Читайте нас: