Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 декабрь 2018, 11:08

Торатау эшкәртелмәячәк

Куштау «Башкортстан сода компаниясе» өчен чимал базасы булып торачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Хөкүмәтендә.

Шулай итеп, аеруча сакланучы табигать территорияләре статусына ия булган Торатау һәм Йөрәктау шиханнары эшкәртелмәячәк. Хөкүмәттәге чыганактан хәбәр итүләренчә, Куштауны эшкәртүне игътибар белән күзәтәчәкләр.
Куштау - Пермь диңгезе төбендә борынгы мәрҗән рифлары калдыклары булган өч шиханның берсе, ул Башкортстанның Ишембай районында Стәрлетамактан 18, ә Уфадан 140 чакрымда урнашкан. Тауга якын Шихан, Үрнәк поселоклары, Куштау тау-чаңгы үзәге бар.
Элек БСК вәкилләре, Куштау чималының химик составы производство өчен оптималь түгел, дип белдерделәр. Алар әлегә аңлатма бирә алмый.
Республика Хөкүмәте тарафыннан компаниягә һәртөрле чимал чыганагы итеп Гомәр һәм башка эшкәртелгән чыганаклар тәкъдим ителде, БСК аларның берсен дә кабул итмәде. Торатау производствога якын урнашуга бәйле һәм известьташ составы буенча да компания тарафыннан оптималь чынагак дип аталды. Шиханны, аерым алганда, Торатауны эшкәртү идеясен галимнәр - биологлар, археологлар, экологлар һәм киң җәмәгатьчелек хупламады.
Әлеге вакытта Шахтау «Башкортстан сода компаниясе» өчен чимал базасы булып тора. Әле тау казып ташланган диярлек, компания раславынча, чимал запасы дүрт елга җитәрлек. Куштау запасы комбинатка 50 ел өзлексез эшләү өчен җитәчәк.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: