Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 14:09

Тукайлылар тавыш бирде

Тукай авыл биләмәсе сайлаучылары авыл Советы депутатларын сайлады.

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 520 кеше үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Бу биләмәдәге сайлаучыларның гомум санының 49 процентын тәшкил итә.
- 10 кандидат - Радик Зарипов, Гөлфирә Камалова, Әлфрит Бәширов, Әнвәр Уразбахтин, Рима Вәлитова, Людмила Газиева, Олеся Слепченко, Әлфия Шмакова, Расих Залилов һәм Валентина Шинкоренко - мандат алды. Җидесе «Бердәм Русия» партиясеннән, өчесе - үзен-үзе күрсәтүче. Тиздән алар арасыннан авыл биләмәсе башлыгы сайланачак, - дип хәбәр итте территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гаяз Әпсәләмов.
Читайте нас: