Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 гыйнвар 2019, 11:38

Район халкының нинди хокуклары бозыла

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 190 тәртип бозу очрагы ачыкланды. Предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар

Үзләренең хезмәт хокукларын яклауны сорап. Аерым алганда, банкротлыкка төшкән предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычны түләтү белән. Мәсәлән, прокурор тикшергәннән соң, банкрот булган „Рассвет” авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәткәрләренә 670 мең сум хезмәт хакы түләнде. Мировой суд прокуратура инициативасы буенча конкурс управляющиена 30 мең сум штраф салды. Моңардан тыш, „Искра” авыл хуҗалыгы кооперативын- да банкротлык процедурасын керткәнгә кадәр барлыкка килгән 1700 мең сум хезмәт хакы түләнде. Башкортстан Республикасы буенча дәүләт хезмәт инспекциясе аның рәисенә 10 мең сум штраф салды. Әле „Искра” хуҗалыгында хезмәт хакы буенча бурыч 1400 мең сум тәшкил итә. Бу мәсьәләне без контрольдә тотабыз.
Уңай якларның берсе - район хакимияте Фрунзе, Ленин, Титов урамнарындагы авария хәлендәге хуҗалык каралтыларын, иске абзарларны сүтү буенча эшне активлаштырды. Аларның урынында балалар өчен уен мәйданчыклары барлыкка килә, йорт яны территорияләре төзекләндерелә.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 190 тәртип бозу очрагы ачыкланды. Республиканың Экология министрлыгы белән берлектә санкцияләнмәгән чүплекләр буйлап рейдлар үткәрдек. Ачыклануынча, анда калдыкларны коммуналь хуҗалык белән райпо чыгара икән, алар якындагы авылларны чүп-чар белән тутыралар. Аларның җитәкчеләренә 20 мең сум штраф салынды. Исегезгә төшерәм, районда Талбазы авылына якын санкцияләнгән бердәнбер каты-көнкүреш калдыклары полигоны эшли.
Читайте нас: