Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 гыйнвар 2019, 11:55

Ятим балаларга сыйфатсыз торак

Яңа Карамалы авылында фатирлар алган ятим балалардан шикаятьләр булды.

. Анда элекке мәктәпне фатир итеп эшләгәннәр. Әмма өй туйлаучыларны стеналарда күгәрек барлыкка килү борчый. Прокурор тикшергәннән соң, подрядчы ачыкланган тәртип бозуларны бетерергә йөкләмә алды. Быел яңадан тикшерү шушы кимчелекләрне төзәтү буенча эшнең ничек башкарылуын күрсәтәчәк. Моңардан тыш, ятимнәргә 2018 елда бирелгән торакның сыйфатлы булу-булмавын да тикшерәчәкбез.
Читайте нас: