Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2019, 11:28

Урамнар яктырырмы?

Авыргазылылар социаль челтәрләрдә республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручыга мөрәҗәгать итеп әһәмиятле проблемаларны күтәрүне дәвам итәләр.

«Сыйныфташлар»да Радий Хәби-ровка Татар Нагадагы авылыннан Мәүлидә Гаделшина мөрәҗәгать иткән, урамнарны яктырту мәсьәләсендә үзләренең авылына игътибар итүләрен сораган. «Бездә дә караңгы!» - дип язган ул.
Район хакимияте башлыгы Зөфәр ИДРИСОВ аңлатма бирә:
- Татар Нагадагы авылында урамнарны яктыртуга карата көнүзәк мәсьәләне күтәреп чыгулары һәм гадел дәгъвалары өчен рәхмәт. Чыннан да, бүген авылны 26 урам фонаре гына яктырта. Авыл Советы хакимияте бөтен авыл биләмәсе буенча 40, шул исәптән Татар Нагадагы авылында 5 урам яктырткыч куюга гариза бирде. Әле Нагадак авыл Советында урамнарны яктыртуны модернизацияләүгә проект-смета документлары эшләнә. 2019 елда авыл биләмәсендә яктырткычларны ремонтлау һәм монтажлау эшләре дәвам итәчәк, ә Татар Нагадагы авылында «янмаган» нокталар 2019 елның беренче кварталында яндырылачак.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: