Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль 2019, 13:55

Кар тоткыннары

Эшем буенча авылларга йөрергә туры килә. Волонтерларның, тимурчыларның, авыл Советы хезмәткәрләренең игътибарын ялгыз, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итүгә юнәлтәсе килә.

Күптән түгел булып үткән бураннардан соң бәләкәй авылларда яңадан булырга туры килде. Нәрсәләр күрдемме? Кайбер йортлар кар баскан килеш утыралар. Өлкән яшьтәгеләр карны үзләре көрәп чыга алмыйлар. Кемнеңдер туганнары юк яки балалары читтә яши. Булса да, шәһәрдән кайчан кайтып җитәләр әле. Өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек, су кирәк була. Үзем бер күренешнең шаһиты булдым. Өлкән яшьтәге хатын, күршесен күреп калгач, көчкә киртә янына килеп җитеп: „Иван, икмәк алып кайтмадыңмы?”, дип сорады. Йөрәк кысып куйды. Мондый авыллар бит байтак. Бураннар алда тагын булыр әле, мөгаен. Әйдәгез, өлкән яшьтәгеләргә игътибарлы булыйк! Андый хәлдә һәркем калырга мөмкин, ә изге эшләр онытылмый.
А.КӘРИМОВ.
Талбазы авылы.
Читайте нас: