Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2019, 11:36

Игътибарлы булыгыз!

Криминалистлар ике бала өстенә түбәдән кар төшүе факты буенча тикшерү эшләрен башлаган.

Башкортстанның Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, беренче очрак кичә Транспорт урамында булган. Кар түбәдән икенче сыйныф укучысы өстенә төшкән.
Шул ук көнне икенче очрак теркәлгән: 11 яшьлек кыз балага, шулай ук, түбәдән кар төшкән.
Криминалистлар моның сәбәпләрен ачыклаячак һәм җаваплы затларның эшчәнлегенә юридик бәя бирәчәк.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан.
Фото : Интернет челтәреннән.
Читайте нас: