Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2019, 11:01

Капкачлар ярдәмгә ашыга

Республикада шундый исем астында экология-мәрхәмәтлелек проекты старт алды.

“Эко-Сити” төбәк бүлеге белгечләре аның турында Талбазы лицеенда үткән “Чиста илгә юл” экология дәресендә җентекләбрәк сөйләде.
“Капкачлар ярдәмгә ашыга” проекты тирә-якны кирәкмәгән пластиктан чистарту һәм Республика клиник онкология диспансерының паллиатив бүлеге авыруларына ярдәм итүне күздә тота.
- “2”, “4”, “5” маркировкалы капкачларны җыярга кирәк. Мәсәлән, “2”нчегә су, газлы эчемлекләр, куас, сыра, үсемлек мае, сөт һәм сөт продуктларыннан (хәтта алардан калган тоткычлар һәм боҗралар) бушаган пластик шешәләр, дой-пак төргәктәге куертылган сөт, кетчуп, майонез, соус, балалар өчен йогырт һ.б каплар керә. “4” һәм “5”челәргә - азык-төлек продуктлары (балалар өчен пюре, эремчектән ясалган сыр, кәһвә, какао) капкачлары, бахил, киндер-сюрприздан калган төргәкләр, көнкүреш химиясе, косметика чаралары, сабын куыгы капкачлары. Лицей укытучысы Оксана Савинцева укучыларга аларны мотлак юып, наклейка, вкладкаларыннан тазартырга кирәклеге хакында сөйләде.
Проектта республикада яшәүче һәркем катнаша ала. Капкачлар җыю өчен сыешлыклар һәрбер оешмада урнаштырырлачак. Аннары аларны чүплеккә түгел, ә арытаба эшкәртергә Ишимбай шәһәренә җибәрәчәкләр. Җыелган капкачлар өчен акчаны компания авырулар өчен коляска сатып алу өчен кулланачак. Аның хакы 150 мең сумлык җиһазны алыр өчен 10 мең тонна пластик капкач җыярга кирәк булачак.
Очрашуда катнашучылар шулай ук чүпнең борынгы вакытлардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы, гади чүптән күп яңа әйберләр ясап булуы, аны утилләштерү, сортларга аеру хакында күп кызыклы мәгълүматлар белде. Экологияне саклау буенча файдалы киңәшләр дә ишетте. Лицейда укучыларга макулатура җыюда катнашуның агачларны саклауда ярдәм итәчәге турында да сөйләделәр.
Чара күңелле сюрприз белән тәмамланды. “Эко-Сити” төбәк операторы вәкиле Раушан Кадыйров укучыларга “Чиста илгә юл” китабын бүләк итеп, үзләре яшәгән мохитне тәртиптә тотарга чакырды.
А.АБДУЛЛИНА.
Читайте нас: