Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 март 2019, 11:03

Моннан соң чиновникларга сүз әйтеп кара!

Русия Президенты Владимир Путин "фейк" яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында законга кул куйды.

Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнәчәк. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен — 30-100 мең сум, икенчесе өчен - 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алыну, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала, дип яза "Азатлык".
“Роскомнадзор” мондый мәгълүмат урнаштырылган сайт җитәкчесеннән язманы бер тәүлек эчендә алуны таләп итәчәк, югыйсә сайт ябылачак.
Фейк тарату өчен административ җәза биреләчәк. Дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрнең җәмәгатьчелеккә, аерым кешеләргә салган "зыянына" карап, физик берәмлекләргә — 30 мең-400 мең сум, вазыйфа биләүче кешеләргә — 60 мең-900 мең сум, юридик берәмлекләргә 200 мең сумнан 1,5 миллион сумга кадәр штраф салу карала.
https://kiziltan.ru/news/20045-monnan-so-chinovniklarga-sz-ytep-kara.html
Читайте нас: