Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2019, 14:31

«Беренче республика» фильмын Талбазыда күрсәтәчәкләр

Башкортстан Республикасының 100 еллыгына Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе һәм “Тере лента” кинокомпаниясе тулы метражлы “Беренче республика” тарихи-нәфис фильмын төшерде.

Фильмның режиссеры - Булат Йосыпов, сценарий авторлары - Таңчулпан Бабичева белән Гөлчәчәк Саламатова, операторы – Илья Пономаренко, композиторы Ришат Сәгыйтов.
Фильм билгеле журналист, сәяси золым корбаны Касыйм Азнабаев хатирәләренә таянып төшерелгән. Башкорт телендәге фильм русча субтитрлар белән бара. Анда Башкортстанның профессиональ сәнгате һәм әдәбияты башлангычында торган билгеле шәхесләрнең язмышы бәян ителә. Якты хыяллар белән республика киләчәге өчен янып йөргән язучылар, артистлар, журналистлар һәм бик күп һөнәр иясе 1937 елда нахак бәлаләр белән кулга алынып, “халык дошманы”на әверелә. Күпләре үлем җәзасына тарттырыла, байтагы сөргенгә озатыла. Аларның гаиләләре дә авыр язмышка дучар була.
- Минем өчен республикабызга нигез салынган чор бик мөһим. Башкортстан - хәзерге Русияне барлыкка китергән федерализм принцибына нигез сала. Шушы җәһәттән ул Русия тарихында - Беренче республика. Республиканың үсешенә йогынты ясаган эшләр башкарган шәхесләр дә кызык миңа. Әлбәттә, алар барысы да сәяси репрессия корбаннары, без бу тарихи фактны урап үтә алмыйбыз, әмма фильм бу турыда түгел. Бу шәхесләр - төзүчеләр, җиңүчеләр. Беренче максат - аларның эшен искә алу. Мин аларны өйрәнәм, аларны аңларга тырышам. Фильм бүгенге яшьләр өчен файдалы булачак - без шушы шәхесләрне хәтердә тотарга һәм алардан үрнәк алырга тиешбез, - ди фильмның куюучы-режиссеры Булат Йосыпов.
Актерлар составы уңышлы сайланган. Роберт Елкыбаев (Касыйм Азнабаев), Фәнил Толонгужин (Габдулла Амантай), Рафик Хәсәнов (Газиз Әлмөхәммәтов), Рәмзил Сәлманов (Давыт Юлтый), Руслан Хайсаров (Вәлиулла Мортазин-Иманский), Артур Кунакбаев (Мәкәрим Мәһәдиев), Илгиз Миңлеәхмәтов (Гобәй Дәүләтшин), Рушана Бабич (Зәйтүнә Бикбулатова), Лилия Искужина (Һәдия Дәүләтшина) – аларның барысы да үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкарды.
«Беренче республика» фильмы Талбазы авылының «Радуга» кинотеатрында 28 марттан 10 апрельгә кадәр күрсәтеләчәк.
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: