Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2019, 11:15

Гомум йортыбыз таза булсын!

«Яшел Башкортстан» республика экология проекты чикләрендә торак пунктларны тазарту һәм авылларның санитар экологик торышын яхшырту, территорияләрне төзекләндерү максатында беренче республика өмәләре үтте.

. Хезмәт бәйрәмендә барлык милек төрендәге предприятие һәм оешма, торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәсе хезмәткәрләре, социаль өлкә, җәмәгать оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Район үзәгендә яшәүчеләр, эшләүчеләр һәрвакыттагыча алдынгылар рәтендә булды. Кызгылт сары жилет кигән торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәсенең 25 хезмәткәре иртән үк урам, парк зонасыннан чүп җыйдылар, махсус машинадан су сиптереп юл, тротуарларны пычрактан тазарттылар.
Талбазы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Нафиковның сүзләре буенча, өмәгә 1150 кеше чыкты. Алар көрәк, тырма, себеркеләр белән үзләренә беркетелгән территорияне тәртипкә китерде. Район үзәк дәваханәсе, мәгариф, мәдәният бүлекләре, район хакимияте хезмәткәрләре аеруча актив булдылар. Район үзәге эшкуарлары да яхшы эшләде. Чүп-чардан арындырылган, таза витрина, тәрәзәләре ялтырап торган павильоннарга, сәүдә мәйданчыкларына, керәсе килеп тора.
Өмәдә барысы да тырышып эшләде. Җыелган чүп, коры агач яфракларын, ботакларын махсус техника алып китә торды. Барлыгы 17 машина чүп чыгарылды.
Башка авыл Советлары да авылларны төзекләндерүдән читтә калмады. Балыклыкүл авыл биләмәсе хакимияте балалар бакчасы, почта хезмәткәрләре, битараф булмаган урындагы халык белән бергәләшеп көрәкләр алып, үзләре эшләгән оешма, йорт ихаталары янындагы карны таратты.
Безнең тормышта күптәннән килгән традицияләр бар. Шуларның берсе - язгы өмәләр. Алар кешеләрне берләштереп, якынайтып кына калмый, яшәгән территориядә тазалык оештыруда файда китерәләр.
Читайте нас: